Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Филүс Каһиров Яңа елга яңа машина белән кергән

Моңлы җырчы Филүс Каһиров Яңа елга үзенә үзенчәлекле бүләк ясаган! 2016 елга җырчы яңа тимер ат белән кергән. 30 декабрьдә "Hyundai Santa Fe" машинасын алып, шул ук төндә Филүс гаиләсе белән Яңа елны каршы алырга Башкортстанга юл тоткан. Үткән ел Филүс Каһиров өчен аеруча уңышлы ел булды. Беренчедән, ул "Татар...

Моңлы җырчы Филүс Каһиров Яңа елга үзенә үзенчәлекле бүләк ясаган! 2016 елга җырчы яңа тимер ат белән кергән. 30 декабрьдә "Hyundai Santa Fe" машинасын алып, шул ук төндә Филүс гаиләсе белән Яңа елны каршы алырга Башкортстанга юл тоткан.


Үткән ел Филүс Каһиров өчен аеруча уңышлы ел булды. Беренчедән, ул "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында тәүге тапкыр жюрида утырды. "Яшь башкаручылар арасында өметлеләре дә бар. Ләкин андый талантлар еш булып тормый, шуңа да конкурсны ел да үткәрергә кирәк микән, дигән фикерләр булды. Икенче яктан, "Татар моңы"н югалтмау, саклап калу бурычы да бар", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс.


Моннан тыш, җырчы "Татар җыры" XVI Халыкара эстрада фестивалендә "90нчы еллар хиты" номинациясендә беренче тапкыр "Алтын барс" сынына ия булды. "Соңдыр шул, соңдыр" җырын заманында Салават Фәтхетдинов та, Хәйдәр Бигичев та башкарды. Аның сүзләрен Роберт Миңнуллин, көен Илгиз Закиров иҗат иткән. Мин бу җырга яңа сулыш бирер өчен алындым һәм максатыма ирештем дип уйлыйм", ˜- диде Филүс Каһиров. Хәзерге вакытта исә җырчының "Кайда син?" җыры популяр. Аның клибының идеясен Филүс үзе уйлаган.


Бу көннәрдә Филүс Каһировның Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләре буенча гастрольләре төгәлләнде. Ретро һәм эстрада җырларын чагыштыру тематикасында узган тамаша халык күңеленә хуш килгән. Шуңа да күпсанлы тамашачылар соравы буенча 17 мартта Казанда Филүс Каһировның өстәмә концерты узачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X