- Шушы көннәрдә Казанның Филармония сәхнәсендә концертым узды. Ул хис-тойгылар белән сөенеп йөргәндә, иртән шалтыратып, дәрәҗәле исемгә лаек булуым турында хәбәр иттеләр. Президентның рәсми сайтына кереп карагач кына ышандым. Минем өчен бу - бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә һәм яраткан тамашачыма зур рәхмәтләремне белдерәм, - диде Филүс Каһиров.
Без дә, үз чиратыбызда, Филүсне лаеклы рәвештә мактаулы исемгә ия булуы белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев