Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Фәүзия Бәйрәмова Теләче районында кунакта булып китте

28 һәм 29 ноябрь көннәрендә, үзенең 65 яшьлек юбилее алдыннан, якташ язучыбыз Фәүзия Бәйрәмова яңа басылган"Ана" китабын тәкъдим итү һәм мәктәп укучылары, китап сөючеләр белән очрашу максатыннан районыбызда кунакта булды. 28 ноябрь көнне көн дәвамында ул Алан һәм Олы Мәтәскә авылларында булып мәктәп укучылары белән очрашты. Укучылар да, танылган һәм...

28 һәм 29 ноябрь көннәрендә, үзенең 65 яшьлек юбилее алдыннан, якташ язучыбыз Фәүзия Бәйрәмова яңа басылган"Ана" китабын тәкъдим итү һәм мәктәп укучылары, китап сөючеләр белән очрашу максатыннан районыбызда кунакта булды.

28 ноябрь көнне көн дәвамында ул Алан һәм Олы Мәтәскә авылларында булып мәктәп укучылары белән очрашты. Укучылар да, танылган һәм кабатланмас шәхес Фәүзия апа үзе дә бу очрашудан бик канәгать калуларын белдерде.

28 ноябрь кичендә Фәүзия Бәйрәмова район мәдәният йортында үткән Әниләр бәйрәмендә дә чыгыш ясады. Әлеге очрашуларда ул үзенең яңа басылып чыккан "Ана" китабының тарихы, геройлары белән таныштырып чыкты, Әниләр бәйрәмендә бик матур чыгыш ясап әниләребезне бәйрәм белән тәбрикләп узды. Соңыннан район башлыгына да үз китапларын бүләк итте.

29 ноябрь көнне исә Фәүзия апа Теләченең "Ихлас" мәчетендә районыбыз мөслимәләре белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев