Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хатынын үтергән элеккеге полиция хезмәткәре ирегеннән мәхрүм ителмәде

Татарстан югары суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары әлеге ир-ат мәҗбүри дәвалану өчен психоневрология диспансерына озатыла. Исегезгә төшерәбез, Чаллы шәһәр суды, 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән 37 яшьлек Ренат...

Татарстан югары суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары әлеге ир-ат мәҗбүри дәвалану өчен психоневрология диспансерына озатыла.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы шәһәр суды, 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата шундый хөкем карары чыгарган иде. Гыйззәтуллин Чаллы, Казан һәм Мәскәүдә экспертиза узды. Шуларның соңгысы гына аны үз-үзен белештерми торган хәлдә җинаять кылган, дип тапты.

Әмма бу карар белән килешмәгән үтерелгән хатынның кыз туганы югары инстанциягә шикаять белдерде. Югары суд моңа кадәрге карарны үзгәрешсез калдырды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев