Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иң яхшыларны барладылар

30-31 октябрь көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты белән Казан дәүләт ветеринария академиясе базасында авыл җирлегендә яшәүче белгечләр һәм эшчеләр өчен "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип исемләнгән конкурс булып узды. Анда безнең районнан да яшь белгечләр һәм эшчеләр катнашты. Алар: Сәйдәш Дәүләтшин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте баш мал табибы, Айдар...

30-31 октябрь көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты белән Казан дәүләт ветеринария академиясе базасында авыл җирлегендә яшәүче белгечләр һәм эшчеләр өчен "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип исемләнгән конкурс булып узды. Анда безнең районнан да яшь белгечләр һәм эшчеләр катнашты. Алар: Сәйдәш Дәүләтшин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте баш мал табибы, Айдар Кәримов - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте баш зоотехнигы, Булат Сабирҗанов - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте мал табибы, Наил Йосыпов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы агрономы, Фәнүс Хәйретдинов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы механизаторы, Илназ Сафин - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы бозау караучысы, Раил Хәсәншин - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы механизаторы, Илнур Шәрипов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы механизаторы.
Әлеге конкурс авыл җирлегендә яшәүче белгечләрнең һәм эшчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру, тәҗрибә уртаклашу һәм республика җитәкчелеге белән йөзгә-йөз очрашып, авыл җирлеге белән бәйле булган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен үткәрелә. Моннан тыш, программада алар өчен мәдәни чаралар үткәрү дә каралган иде. Азактан конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда бәйгедә катнашкан райондашларыбызга кызыксындыру премияләре һәм Дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев