Ишеткән булсагыз, узган елның 22 августында Уфадагы бер кибеттәге банкоматка акча куярга килгән ике инкассаторга һөҗүм оештырылган иде. Бертуганнарның берсе хезмәткәрләргә чиләк белән яна торган сыеклык сибә, ә икенчесе ут төртә. Көчле ялкын аркасында явыз бәндәләр 3,5 миллион сум чамасы акчасы булган букчаны кулга төшерә алмагач, өченче туганнары көтеп торган машинага утырып, тиз арада табан ялтырата.
Кызганычка каршы, тәненең 90 % өлеше пешкән инкассаторларның берсе хастаханәдә вафат булды.
Банк һәм кибеткә 500 мең сум чамасы зыян килгән.
Хәзерге вакытта гаепләнүчеләр - 20, 26 һәм 29 яшьлек бертуганнар сак астында. Тикшерү эше төгәлләнгән. Якын көннәрдә суд эше башланачак.
Нет комментариев