Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Җитди сөйләшү узды

19 июль көнне муниципаль район Советының утырышлар залында авыл имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында җыелыш үткәрелде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган җыелышта республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, район эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре җитәкчесе, полиция майоры Илнар Зиннәтуллин, Олы Мәтәскә авылы мәчете имамы Илнур хәзрәт Фәйзуллин, “Роспотребнадзор”ның Саба бүлеге вәкиле Венера Тимербаева катнашты һәм чыгыш ясады. Җыелыш барышында Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җыелышта катнашучыларны районның дини тормышын яктыртып, ислам дөньясындагы иң олугъ бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәменә әзерлек чаралары турында таныштырса, Илнур хәзрәт Фәйзуллин мәчетләребезне, аларның җир биләмләрен теркәү тәртипләре, бу эшне башкарганда килеп чыккан авырлыклар һәм аңлашылмаучанлыклар турында сөйләде. Көч структуралары вәкилләре Илнар Зиннәтуллин белән Венера Тимербаева бәйрәм гаете,  корбан чалу вакытында экстремизм, террроризм кебек ят күренешләргә һәм таҗлы вируска каршы саклык чараларын күрү кирәклеге турында кисәттеләр. Соңгы буенча аеруча “Роспортебнадзор”ның Саба бүлеге вәкиле Венера Тимербаева белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның чыгышы үтемле булгандыр. “ТНВ - Яңа гасыр” телеканалында баручы “Семь дней” тапшыруындагы кабатлап күрсәтелгән сюжет залдагыларны аеруча тәэсирләндерде. “Таҗлы вирустан бердәнбер саклану чарасы - вакцина ясату”, -  диелде җыелышта чыгыш ясаучылар тарафыннан. 

Соңыннан Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев авыл имамнарының таҗлы вируска мөнәсәбәтле булган сорауларына җавап бирде. Ул аларны таҗлы вирус белән авырган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, искә алу мәҗлесләре үткәрү тәртипләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев