Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Камада балыкчы боз астына киткән

Гадәттән тыш хәл 6 гыйнвар көнне кич белән була. 22 сәгать 15 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрылыгына Кама елгасында Нефтебаза һәм Бәтке бистәләре тирәсендә балыкчының боз астына китүе турында мәгъүмат барып ирешә. Балыкчы бәхетенә, коткаручылар вакытында килеп җитешә һәм шунда ук 53 яшьлек ир-атны боз астыннан тартып чыгара. Балыкчының тормыш...

Гадәттән тыш хәл 6 гыйнвар көнне кич белән була.

22 сәгать 15 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрылыгына Кама елгасында Нефтебаза һәм Бәтке бистәләре тирәсендә балыкчының боз астына китүе турында мәгъүмат барып ирешә. Балыкчы бәхетенә, коткаручылар вакытында килеп җитешә һәм шунда ук 53 яшьлек ир-атны боз астыннан тартып чыгара. Балыкчының тормыш иптәше дә вакыйга урынына барып, коткарылган балыкчыны өенә алып кайтып китә. Боз катламының юкаруы плотинадан суны Түбән Кама сусаклагычына агызу аркасында килеп чыккан.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X