Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан дайверлары, 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды

5 март көнне Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, боз астында 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды. Бу хакта Татарстандагы Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге фактны Жак-Ив Кусто командасы һәм Божана Остойич Бөтендөнья Су асты эшчәнлеге конфедерациясе Директорлар советы әгъзалары теркәде. Казан драйверлары су...

5 март көнне Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, боз астында 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды. Бу хакта Татарстандагы Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фактны Жак-Ив Кусто командасы һәм Божана Остойич Бөтендөнья Су асты эшчәнлеге конфедерациясе Директорлар советы әгъзалары теркәде. Казан драйверлары су астында 1,5 градустан түбәнрәк температурада 80 минут булды.

Шунысын да искәртик: Ак диңгезгә экспедиция 12 февральдә башкалабызда старт алган иде.


Казан драйверлары су астында йөзү өчен Россиядә җитештерелгән җиһазларны сыный. Алар шулай ук 102 метр тирәнлектә диңгез төбеннән су һәм грунт үрнәкләрен дә алды.


Экспедициядә барлыгы 10 кеше - Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге Казан тикшеренүчеләре, шулай ук тәҗрибәле аквалангчылар - Череповецтан Александр Губин һәм Мурманскидан Алексей Полещук катнаша.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев