Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан сәясәтчесе Төркиядәге вазгыять турында: “Бу Татарстан икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин”

Сәясәт фәннәре докторы, КФУ конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков Төркиянең Россия хәрби самолетына һөҗүмен Татарстан һәм, гомумән, Россия өчен җитди фактор дип белдерде. Аның фикеренчә, ике дәүләт арасындагы кинәт туган каршылыклар Төркия белән тыгыз элемтәдә булган Татарстан өчен тискәре икътисадый нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Казанның танылган сәясәтчесе "Татар-информ" МА хәбәрчесенә биргән...

Сәясәт фәннәре докторы, КФУ конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков Төркиянең Россия хәрби самолетына һөҗүмен Татарстан һәм, гомумән, Россия өчен җитди фактор дип белдерде. Аның фикеренчә, ике дәүләт арасындагы кинәт туган каршылыклар Төркия белән тыгыз элемтәдә булган Татарстан өчен тискәре икътисадый нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Казанның танылган сәясәтчесе "Татар-информ" МА хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә Төркиядәге вазгыятьне, Россия халкы өчен фаҗига, диде, чөнки Россия гражданнары һәлак булды.

"Монда сәяси аспектлар күптөрле. Иң катлаулысы - хәзер Россия белән Төркия арасындагы үзара элемтләрне ничек төзергә? Ике дәүләтнең шактый якын мөнәсәбәтләрдә булуы сер түгел. Бары тик соңгы вакытта гына газүткәргеч белән бәйле (2015 елның көзе) килешмәүләр булды, - дип шәрехләде А.Большаков. - Әлбәттә, хәзер бу проектлар куркыныч астында. Кичә РФ тышкы эшләр министрының гражданнарга чит ил булган Төркиягә бармаска тәкъдим итүен ишеттек. Ә бу бит керем маддәләренең берсе - Төркиядә Россия туристлары күп. Туризм - ул безнең хезмәттәшлекнең иң башлангыч юнәлешләренең берсе. Мисыр артыннан Төркиягә дә юлны ябарга мөмкиннәр".

Агентлык әңгәмәдәше фикеренчә, моннын тыш, бу мәсьәләдә төбәк аспекты да бар. "Без Татарстан икътисадына бик күп инвестиция кертелә һәм нәкъ менә Төркия Республикасы белән зур хезмәттәшлек алып барылуын беләбез. Хәзер сәяси вазгыять үзгәргән вакытта бу эшләрне дәвам итү шактый катлаулы булачак. Шулай итеп, моның нәтиҗәләре бик уңай булмаячак", - дип билгеләп үтте сәясәтче.

Татарлар белән төрекләр арасында элемтәләр шактый нык (тел мәсьәләләрендә, этник характердагыларда да) урнашкан, дип искәртте Андрей Большаков. Әмма, боларга карамастан, икътисадый аспект беренче планга чыга.

"Хәзер икътисадый вазгыять бик уңышлы түгел икәнен аңлыйбыз. Кризис Европа һәм Азия дәүләтләрен кыен хәлдә калдырды. Төркия ягыннан ниндидер элемтәләрне, кертемнәрне, инвестицияләрне югалту - бу хәзерге шартларда яхшы түгел. Төркия безнең республика белән актив хезмәттәшлек итә торган илләр арасында беренче урында тора. Бүгенге хәл Татарстан икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Эш шунда ки, үсеш алган һәм икътисад буенча алга киткән төбәкләр кризис вакытында зур зыян күрә", - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

А.Большаков ассызыклавынча, Көнбатыш илләр белән Россия арасында, РФда тыелган "Ислам дәүләте"нә каршы тору мәсьәләләрендә генә булса да, берникадәр килешү күзәтелә башлады. "Әмма хәзер без бу килешү бозылды дип әйтә алабыз, чөнки НАТОның, вакыйга уңаеннан, Россиянекенә капма-каршы булган Төркия версиясен хуплаулары турында рәсми белдерүе билгеле", - дип өстәде ул.

Бу, сәясәт фәннәре докторы фикеренә караганда, Россиянең Сүриядәге хәрби операцияләре күзлегеннән начар.

"Кичә Владимир Путинның бу хәлне "арттан һөҗүм итү" (удар в спину) дип атады. Хәзер Россия Прездиенты биргән шул характеристика аша безнең тышкы сәяси позиция төзеләчәк. Болар барысы да мөнәсәбәтләр киеренкеләшүенә китерәчәк һәм Россия Төркия кебек яхшы союздашын югалтачак, соңгы вакытта мөнәсәбәтләр яхшы иде", - диде сәясәтче.

Фотосурәт HaberturkTV дан алынды.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев