Шушы көннәрдә Казанда 500 метр озынлыгындагы кош теле пешергәннәр
Татарстан башкаласы II Гастрономия фестивале кысаларында чираттагы кулинария рекорды куйды. Әлеге кош теле - "Туган авылым" ресторанында эшләүче дүрт кулинарның иҗат җимеше. Татар халкының традицион милли ризыгын әзерләү өчен йөзгә якын йомырка һәм берничә килограмм он кирәк булган. Булачак кош теле - камыр җәймәсенең озынлыгы - 500 метр, киңлеге 20...
Татарстан башкаласы II Гастрономия фестивале кысаларында чираттагы кулинария рекорды куйды.
Әлеге кош теле - "Туган авылым" ресторанында эшләүче дүрт кулинарның иҗат җимеше. Татар халкының традицион милли ризыгын әзерләү өчен йөзгә якын йомырка һәм берничә килограмм он кирәк булган. Булачак кош теле - камыр җәймәсенең озынлыгы - 500 метр, киңлеге 20 сантиметр тәшкил иткән. Ризыкны әзерләү өчен дүрт сәгатькә якын вакыт киткән, шуннан соң туристлар һәм фестивальгә килгән казанлылар икенче рекорд куйган: кош телен 5 минут эчендә ялт иттергән. Шунысын да искәртик: узган ел шулай ук Казанда узган Гастрономия фестивалендә 24 килограмм авырлыгындагы иң зур өчпочмак пешергәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев