Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда такси йөртүче югалган (+фото)

28 яшьлек Питрәч кешесе - Илһам Шәриповтан хәбәр юк. Ул 26 октябрьдә кичке сәгать10да өеннән чыгып киткән. 1987 елда туган Илһам такси йөртүче булып хезмәт куйган. Кайбер мәгълүматлар буенча әле ул 27се көнне дә эшләгән. Социаль челтәрләргә эленгән хәбәрләрдән аңлашылганча, соңгы тапкыр аның машинасын 27 октябрьдә төш вакытларында Латыш укчылары...

28 яшьлек Питрәч кешесе - Илһам Шәриповтан хәбәр юк. Ул 26 октябрьдә кичке сәгать10да өеннән чыгып киткән.

1987 елда туган Илһам такси йөртүче булып хезмәт куйган. Кайбер мәгълүматлар буенча әле ул 27се көнне дә эшләгән. Социаль челтәрләргә эленгән хәбәрләрдән аңлашылганча, соңгы тапкыр аның машинасын 27 октябрьдә төш вакытларында Латыш укчылары урамындагы видеокамера "эләктереп" алган.

Соңрак яңа мәгълүматлар пәйда була. Әйтик, Илһамның тормыш иптәше белән шул көнне көндезге 12ләрдә элемтәгә керүе әйтелә. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында машинасын Латыш укчылары урамында калдыра. Машинасының ишекләре ачык, ачкычы һәм документлары салонда була.

Телефон пилингы аның соңгы тапкыр Имәнлек урамындагы гаражлар янында булуын ачыклаган.

Ниндидер мәгълүматка ия кешеләр булса, 89872268991 яки 02 телефонына шалтыратсын иде, ди Илһамны эзләүчеләр.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев