Күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат
Күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат. Бу хәбәр шагыйрь Ркаил Зәйдулла аша килеп иреште. "Миңа Мансур Гыйләҗев әйтте. Мин хәзер өенә барам", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: "Ризван абый авырый иде инде. Хатыны Гайшә апа белән сөйләштем. Ризван абый иртән йоклаган җиреннән китеп барган....
Күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат. Бу хәбәр шагыйрь Ркаил Зәйдулла аша килеп иреште. "Миңа Мансур Гыйләҗев әйтте. Мин хәзер өенә барам", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: "Ризван абый авырый иде инде. Хатыны Гайшә апа белән сөйләштем. Ризван абый иртән йоклаган җиреннән китеп барган. "Башта йоклый дип уйладык. Иртән улыма да "Әтиегез тормый әле", дип тә әйттем", диде Гайшә апа. Йөрәге дә борчый иде инде. Без аны ел саен хастаханәгә сала идек", - диде.
Данил Салихов хәзер Татарстан Язучылар берлегенең озату мәшәкатьләре белән йөрүен, озатуның иртәгә булу мөмкинлеген әйтте.
Ризван Хәмидкә 24 октябрьдә 76 яшь тулган булыр иде. Татар тамашачы драматургның соңгы эшләре буларак Мансур Гыйләҗев белән автордаш булып язылган "Курчак туе" пьесасы буенча Г.Камал театрында куелган спектакльне яхшы хәтерли.
Мәгълүмат өчен. Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 1978-1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында Югары курсларда, 1981-1983 елларда ул СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1984-1985 елларда Р.Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкли, ә 1985-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазифаларын башкара. 1986 елдан профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Ризван Хәмид - җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать - бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һәм башка драма һәм комедияләре белән танылу ала. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казана.
Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Хәмид - 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев