Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кыш Бабайга хат юлладыңмы әле

Аңа хәтта олылар да хат яза икән... 5 декабрьдә Татарстанның Арча районында төп Яңа ел герое - Кыш Бабай резиденциясе үз эшен башлап җибәрә. Казанлыларның тылсым иясенә кунакка эләгү юллары һәм балаларның теләкләр язылган хатларын нинди адреска юлларга кирәклеге турында Кыш Бабай катнашында үткән матбугат конференциясендә Туризм буенча ТР Дәүләт...

Аңа хәтта олылар да хат яза икән...

5 декабрьдә Татарстанның Арча районында төп Яңа ел герое - Кыш Бабай резиденциясе үз эшен башлап җибәрә. Казанлыларның тылсым иясенә кунакка эләгү юллары һәм балаларның теләкләр язылган хатларын нинди адреска юлларга кирәклеге турында Кыш Бабай катнашында үткән матбугат конференциясендә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты һәм "Тревел-Эндвок" туристлык компаниясе вәкилләре сөйләде, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

Кыш-Бабайның кышкы резиденциясе Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан. Татарстан Кыш Бабае кунакларны 5 декабрьдән кабул итә башлый. Казанлылар да Кыш бабайга кунакка бара алалар - гыйнвар аенда резиденциягә туп-туры автобус йөриячәк, автобусның юлга кузгалу урыны - "Татарстан" кунакханәсе.

Кышкы резиденциягә барып җитә алмаганнар өчен тагын бер юл тәкъдим ителә: Кыш Бабайга теләкләрне язып хат юлларга була. Кыш Бабай үзе сөйләгәнчә, аңа балалар гына түгел, олылар да хат яза икән - кемдер могҗизага ышана, кембер бабайга теләкләр яза, кемдер тылсымчыга узган елда биргән бүләкләре өчен рәхмәт сүзләре юллый...

"Балалар робот, курчак яки велосипед бүләк итүемне сорасалар, олылар исә үзләренең парларын табуда ярдәм сорыйлар. Мондый хатларның күбесе Беларусьтан килә. Гаҗәп! Мин, мөгаен, мәхәббәт белән сугарылганмындыр, теләкләр чынга аша. Икенче тапкыр инде бу турыда башка язмыйлар", - дип үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде Кыш Бабай.

Казанда яшәүчеләр резиденциягә хатны Бауман урамы, 25 адресы буенча урнашкан "Әкият" йортына кереп юллый алалар. Анда Кыш бабай өчен почта тартмасы урнаштырылган. Теләге булган һәр кеше тылсым иясенә 30 сумга хат яза ала.

Кыш Бабай сүзләренчә, аңа хатлар Татарстаннан гына түгел, Себер, ерак һәм якын чит илләрдән дә килә икән. Ничек кенә булмасын, ул һәр кешегә җавап хаты юлларга тырыша.

чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X