Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Лениногорск районында котычкыч янгын: биш бала һәм әниләре һәлак булган... (+видео)

Лениногорск районының Иске Кувак авылында шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә, биш бала һәм аларның әниләре һәлак була. Бары тик әти кешенең генә исән калуы билгеле. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бу фаҗига 8 гыйнвардан 9 ыйнварга каршы төндә теркәлә. Барлыгы 8 кеше яшәгән йортта янгын чыга. 1968...

Лениногорск районының Иске Кувак авылында шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә, биш бала һәм аларның әниләре һәлак була. Бары тик әти кешенең генә исән калуы билгеле.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бу фаҗига 8 гыйнвардан 9 ыйнварга каршы төндә теркәлә. Барлыгы 8 кеше яшәгән йортта янгын чыга. 1968 елгы ир-ат исә хәзерге вакытта хастаханәдә. Аның тәненең 70-75 проценты янган, дип хәбәр ителә. Пациентның хәле бераз яхшыруга, аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар. Шунысы да билгеле: әти кешенең исерек хәлдә булуы ачыкланган.

Шулай ук, әлеге гаиләдә 6 бала булганлыгы, шуларның берсе әбисендә кунакта булганлыктан исән калганлыгы да билгеле.

Янгын сәбәбе буенча беренчел фаразлар да билгеле. Белгечләр пожар кулдан эшләнгән җылыткычлар нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлый.

Шул турыда видео:

intertat.ru

Безнең районның Караширмә авылында да бүген төнлә бер йорт көлгэ әйләнгән. Бәхеткә, йортта яшәүчеләр исән-сау, бер ир-ат җиңелчә генә зыян күргән, пешү алган. Я Аллам узең сакла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев