Реклама
Новости со всего света
Нәфискә бергәләшеп ярдәм итик!
Теләче районының өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа баш мие яман шеше диагнозы куйган. 4 сентябрьдә сабыйга 8 сәгатькә сузылган беренче опреция ясалган. Якын арада тагын операция булырга тиеш. Бу - авыруны җиңү...
Теләче районының өченче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа баш мие яман шеше диагнозы куйган. 4 сентябрьдә сабыйга 8 сәгатькә сузылган беренче опреция ясалган. Якын арада тагын операция булырга тиеш. Бу - авыруны җиңү өчен бердәнбер ышаныч һәм өмет.
Табиблар, баланың гомерен саклап калу өчен, операцияне ашыктыра. Без тиешле сумманы җыеп өлгерсәк, баланың савыгуына ышаныч бермә-бер арта.
Балалар бакчасы коллективы һәм ата-аналар бу изге эштә актив катнашкан. Ләкин ул гына җитми. Шәйхетдиновлар гаиләсенең дәвалау курсы өчен түләргә акчасы җитми.
Шушы сабыйга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен акча күчерү өчен реквизитлар:
ФИО: Шайхутдинов Фанис Мударисович,
ПАО «Ак барс» банк
Расчетный счет 42301810445321690568.
Шушы авыр вакытта Фәнис һәм аның гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итик, сабыйның гомерен саклап калырга булышыйк!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев