Реклама
Новости со всего света
Ростов-На-Дону шәһәрендә пассажир самолеты егылып төшкән, 62 кеше һәлак булган
Бүген төнлә 3 сәгать 43 минутта Ростов шәһәрендә Дубайның FlyDubai авиокомпаниясенең "Боинг 737-800" самолеты аэропорт янында, очу-куну юлына 253 метр ара калгач җиргә егылып төшә. Самолет эчендэ барысы 62 кеше була - 55 пассажир һәм 7 очучы. Алар барысы да һәлак була. Әлегә эзләү эшләре дәвам итә, кара тартмаларны эзләү,...
Бүген төнлә 3 сәгать 43 минутта Ростов шәһәрендә Дубайның FlyDubai авиокомпаниясенең "Боинг 737-800" самолеты аэропорт янында, очу-куну юлына 253 метр ара калгач җиргә егылып төшә. Самолет эчендэ барысы 62 кеше була - 55 пассажир һәм 7 очучы. Алар барысы да һәлак була. Әлегә эзләү эшләре дәвам итә, кара тартмаларны эзләү, самолет калдыкларын тикшерү эшләре бара.
Ростов шәһәренә һәлак булганнарның 600 ләп якыннары-туганнары инде килеп тә җиткән. Аларга Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен!
Әйтүләренчә, әлеге самолетың бу бер тәүлеккә инде өченче очышы булган. Шимбә көн дәвамында ул Дубай-Киев, Киев-Дубай маршруты буенча очыш ясаган булган.
Самолеттагы пассажирларның күбесе туристлар булган, дип фаразлана.
Әлегә самолетның егылып төшүенең төп версиясе - начар һава торышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев