- Җанатарлар һәрчак үз командасының җиңүенә ышанырга тиеш. Без тулысынча "Ак Барс"ның баш тренерына ышанабыз. Команда әле формалашып кына килә һәм кайбер уңышсызлыклары тулысы белән аңлашыла да. "Ак Барс"ның күп кенә уенчыларының имгәнгән булуын да беләбез. Бу фактны да исәпкә алырга кирәк. Минемчә, без сабыр булырга һәм тамашачы буларак төрлечә ярдәм күрсәтергә, таяныч булырга, теләктәшлек күрсәтергә тиешбез - яраткан командабызга да, аның баш тренерына да, - дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, кичә "Ак Барс" Тольяттида "Лада" командасына буллит сериясендә оттыры - 0:1.
Нет комментариев