Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов ДОСААФ автоклассларына автомобильләр тапшырды (Шул автомобильләрнең өчесе Теләчегә кайта)

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 100 "Лада Гранта" машинасын ДОСААФ автоклассларына бүләк итте. Аның сүзләренчә, бу вакыйга зур әһәмияткә ия. Бу хакта ул автомобиль йөртү мәктәпләре директорларына машина ачкычларын тапшыру тантанасында белдерде. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ мәйданчыгында узган тантанада шулай ук РФ оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков, ТР...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 100 "Лада Гранта" машинасын ДОСААФ автоклассларына бүләк итте. Аның сүзләренчә, бу вакыйга зур әһәмияткә ия. Бу хакта ул автомобиль йөртү мәктәпләре директорларына машина ачкычларын тапшыру тантанасында белдерде.

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ мәйданчыгында узган тантанада шулай ук РФ оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Фәттахов, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Мәгариф министры Энгел Фәттахов, ТР ДОСААФ җитәкчесе Радий Зарипов катнашты.

"ДОСААФ автомәктәпләрен, автоклассларын материаль-техник базаларын ныгытуда бик мөһим вакыйга. Татарстанда 64 автокласс эшли, тиздән бу күрсәткеч тагын да артачак. Автоклассларны тәмамлаучылар аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгын да алачак. ДОСААФ структурасы бик әһәмиятле, дип саныйбыз. Монда хәрби-исәпкә алу белгечлек буенча әзерлиләр. Хәрби хезмәткә чакырулучы 8 мең татарстанлы арасында 1 меңе шундый белгечлекне алган. Аларның киләчәктә халык хуҗалыгы өчен әзер һөнәр ияләре булулары бик мөһим. Без бу башлангычларга ярдәм итәбез. Элек тә бу юнәлештә эш алып барылды. Финанс авырлыкларга карамастан, без мондый белгечләрне әзерләүдә кулланылачак 100 автомобиль бүләк итәргә мөмкинлек таптык", - диде Татарстан Президенты тантанада чыгыш ясап.

Статс-секретарь, РФ оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков бүгенге вакыйны шулай ук бик әһәмиятле дип атады. "Бүген бик зур вакыйга - ДОСААФ классларына яңа автомольләр бүләк ителә. Димәк, хәрби хезмәткә әзерләнүче яшьләр хәрби-хисап белгечлеген дә ала, гомерлек һөнәргә дә ия булачак", -дип билгеләп үтте Николай Панков.

Автоклассларда укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштереп, юлларда аварияләр саны азаер, диелде тантанада. Бу исә Татарстан җитәкчелегенең өстенлекле бурычларның берсе.

Автомобиль ачкычларын алган укыту учрежденияләре директорлары арасында кадет мәктәпләре җитәкчеләре дә бар иде. Хәзер аларга да үзләренең укучыларын машина йөртергә өйрәтү мөмкинлеге бирелгән.

Татарстан алты ел дәвамында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә, хәрби хезмәткә чакырылу кампаниясен оештыруда әйдәп баручы төбәкләр исемлегенә керә. Моның өчен республика РФ оборона министрлыгы вымпелы белән бүләкләнгән.

Татар-информ

Сүз уңаеннан, әлеге мәкаләнең төп фотосында сез Рөстәм Миңнехановның районыбыз ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис абый Нуртдиновка машина ачкычларын тапшырган мизгелне күрәсез.

фотолар: prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев