Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында, үзара визитлар һәм...

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында, үзара визитлар һәм 2014-2016 елларга хөкүмәтара килешүгә планнар чарасы кысаларында регионнар арасында хезмәттәшлекне киңәйтеп булды.

"Берничә преспектив юнәлеш бар. Безнең машина төзелеше һәм нефть комплексы продукцияләрен, халык кулланышы товарларын һәм медицина товарларын сезгә җибәрергә теләгебез бар, шулай ук Калининград диңгез порты мөмкинчелекләрен киңрәк кулланырга телибез", - диде ТР Президенты.

Каланинград белән республика арасында товар әйләнеше 2014 елда 709 миллион сум тәшкил иткән. "Безнең бурыч - бу саннарны күп тапкыр арттыру", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Николай Цукановка Калининград өлкәсендә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Николай Цуканов 2013 елның февралендә Казанда булып, шәһәр мохитендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта җитди үзгәрешләр күрүен билгеләп узды.

"Иң уңышлы тәҗрибәне без сездән алабыз. Татарстанда теплица хуҗалыклары ничек эшләгәнен күреп, без үзебездә дә шундый объектлар төзи башладык. Бүген без төрле җиләк, чәчәк үстерәбез, аларны чит илгә сатабыз", - диде губернатор.

Ул ике төбәкнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеккә мөмкинлекләре күп һәм әлегә җитәрлек булмавы белән ризалашты. Бу хәлне үзгәртеп була, диде Н.Цуканов, бу өлкәдә эшне төгәлрәк билгеләргә генә кирәк.


Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Цуканов мәгариф, туризм өлкәсендә багланышлар, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында эре проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Интертат

Фото: prav.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев