Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туенда районнар оештырган мәйданчыкларда булды
Бүген, 15 июль көнне, Казанда Татар милли бәйрәме - Сабан туе уза. Тынычлык бистәсе каенлыгында узучы Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан Республикасы Президентын Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле каршы алды. Рөстәм Миңнеханов,Казан шәһәре мэры Илсур Метшин татар милли ризыгы чәк-чәктән авыз итте....
Бүген, 15 июль көнне, Казанда Татар милли бәйрәме - Сабан туе уза. Тынычлык бистәсе каенлыгында узучы Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Республикасы Президентын Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле каршы алды. Рөстәм Миңнеханов,Казан шәһәре мэры Илсур Метшин татар милли ризыгы чәк-чәктән авыз итте.
Елдагыча, һәр район үз мәйданчыгын оештырган. Рөстәм Миңнеханов беренче булып Кукмара муниципаль районы мәйданчыгына керде һәм оештыруны югары бәяләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше 11:00 сәгатьтә башланып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев