Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" компанииясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерде Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, элегрәк яклар Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашкан булганнар. Хәзерге вакытта Saint-Gobain компаниясе, "Шишеджам" Төркия холдингы белән бергә, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерде Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, элегрәк яклар Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашкан булганнар.

Хәзерге вакытта Saint-Gobain компаниясе, "Шишеджам" Төркия холдингы белән бергә, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә автомобиль пыяласы һәм төзелеш материаллары җитештерү проектын гамәлгә ашыра.


Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм "Сен-Гобен" компаниясе вәкилләре шушы проектны гамәлгә ашыру буенча киләчәк планнар турында фикер алыштылар.

"Сен-Гобен СНГ" генераль директоры Гонзаг Арну де Пире республика җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм, Татарстан - компания өчен бизнесны үстерү җәһәтеннән мөһим регион булып тора, диде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев