Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Салкыннарны җылы һава торышы һәм кар бураны алмаштыра

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә. Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.

Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына салкын булуы фаразланыла.

Теләчедә көндез 12-14 градус салкын булачак.

29 гыйнварга каршы төндә кар ява. Һава температурасы 11-16, көнчыгыш районнарда 17-22 градус салкын булачак. Ә җомга көндез буран чыгу ихтималы зур, дип фаразлый синоптиклар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев