Көннәр кинәт җылытса, язгы ташу кинәт төшәчәк дип тә чаң суктылар. Узган якшәмбедән һава температурасы күтәрелә башлап, бүген инде шактый җылытты. Шуңа күрә 10 апрель - 2018 елда ташу төшкән көн булып тарихка кереп калыр, мөгаен.
“Татар-информ” хәбәрчесе быелгы ташуның беренче "корбаннары" белән аралашты.
Спас: “Кичкә гаражларга керер инде”
Спас районының Тукай авылы уртасындагы күл ташып, авылны икегә бүлгән. Халык аптырашта, ферма эшчеләре төшкә кадәр ат белән киткән булса, төштән соң инде җәяүләп кайтырга мәҗбүр. Тезгә кадәр үк булмаса да, шактый озын резин итеккә су чак керми, дип хәбәр иттеләр.

Люция ханым ташу белән бәйле йолаларны да искә төшерде. Ире белән ул гадәтне үтәргә дә өлгергән инде.
– Агымсуда битләрне-кулларны юарга кирәк. Ташуда шулай чайканалар. Бөтен кайгы-хәсрәтне, авыруны су агызып китсен дип. Әле ул өч мәртәбә кирәк, – диде.
Тукай гына түгел, аның күрше авылы Ярдәмгә дә килеп җиткән язгы ташу. Монысы Рәшидә Шаһиева фотосы.
Тулырак мәгълүмәтне Интертат.ру сайтыннан укый аласыз
Чыганак: Интертат.ру
Нет комментариев