Реклама
Новости со всего света
Соңгы кыңгырау чыңлады
23 май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар:Теләче мунициапаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Р.Р. Нуруллин, Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Г.М. Шаяхметова, " Барс Медиа"компаниясе җитәкчесе М.М. Гараев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, әти -әниләр һәм укытучылар...
23 май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар:Теләче мунициапаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Р.Р. Нуруллин, Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Г.М. Шаяхметова, " Барс Медиа"компаниясе җитәкчесе М.М. Гараев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, әти -әниләр һәм укытучылар катнашты. Быел мәктәпне 37 унберенче сыйныф укучысы һәм 60 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Соңгы звонокны бирү хокукы 11 нче сыйныфның алдынгы укучысы Фәйзрахманов Эмильгә һәм 1 нче сыйныф укучысы Зиннатова Азалиягә бирелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев