Сөтчелек белән шөгыльләнүгә - дәүләттән ярдәм
Татарстанда сөт юнәлешендәге мини фермалар төзү программасын тормышка ашыру дәвам итә. 1 июльгә булган мәгълүматлар буенча төзелеш белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 179 хуҗалык 30,5 миллион сумлык ярдәм алган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренчеләрдән булып лимитны Арча авыл хезмәтчәннәре кулланып бетергән - акчалата ярдәмне 21...
Татарстанда сөт юнәлешендәге мини фермалар төзү программасын тормышка ашыру дәвам итә. 1 июльгә булган мәгълүматлар буенча төзелеш белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 179 хуҗалык 30,5 миллион сумлык ярдәм алган.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренчеләрдән булып лимитны Арча авыл хезмәтчәннәре кулланып бетергән - акчалата ярдәмне 21 шәхси хуҗалык алган. Мамадыш районында субсидия 16, Нурлатта -14, Әтнә районында 11 хуҗалыкка бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев