Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Табадан төшкән чемпион

17-22 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә 18 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге булып үтте. Анда Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Андрей Ершов катнашты. 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында уң, сул кулы белән көч сынашкан Андрей Ершов чемпион исемен яулады. Әлеге...

17-22 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә 18 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге булып үтте.
Анда Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Андрей Ершов катнашты. 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында уң, сул кулы белән көч сынашкан Андрей Ершов чемпион исемен яулады. Әлеге җиңүе белән Андрей Россиянең спорт остасы нормативын үтәде һәм җыелма командасы составына 1нче номерлы спортчы буларак кертелде. Андрей әлеге ярышка балаларны сәламәтләндерү үзәге директоры Тимур Имамиев җитәкчелегендә барды. Яңа гына табадан төшкән Россия чемпионын ярышларга Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов әзерләде. Андрей июнь аенда Болгариянең София шәһәрендә үтәчәк Европа беренчелегендә катнашачак. Аннан соң сентябрь аенда Малайзия башкаласында узачак дөнья беренчелегендә Россия данын яклаячак. Соңгы җиңү өчен Андрей ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының еллык стипендиясенә лаек булды. Раменское шәһәрендә узган ярышта 54 команда, 639 спортчы катнашкан.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев