Виктория – дөнья чемпионы!
Новости со всего света

Виктория – дөнья чемпионы!

22-26 октябрь көннәрендә Германиянең Штудгард шәһәрендә кул сугышы буенча Дөнья чемпионаты булып узды. Анда Россия җыелма командасы составында Татарстаннан бердәнбер спортчы - Теләче урта мәктәбе укучысы Виктория Белоусова катнашты. Ул 2 сугыш төрендә чыгыш ясады.

Сейф-пойнт буенча 2 урын, сейф-комбат буенча 1 урынны яулады. Викториянең остазы - Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Юрий Равдин. Викторияне җинүе белән котлыйбыз. Аны «Эшлекле шимбә» киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин тәбрикләде.

Нет комментариев