Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарганнар

Кичә Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә...

Кичә Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә.

Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе - Илгиз беренче вакытларда кызын тәрбияләү өчен шәфкать туташы яллаган.

Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова, бала тапканнан соң авырып китеп, гыйнвар аенда вафат булган иде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X