Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган тугыз катлы йорттан биш кешене коткарганнар

Янгын Фучик урамындагы йортның бер фатирында булган.

Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган тугыз катлы йорттан биш кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Янгын турында хәбәр сәгать унберләр тирәсендә килде. Янгын Юлиус Фучик урамындагы 108нче йортның бишенче катында урнашкан фатирларның берсендә булды», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләр йорттан биш кешене чыгарганнар, фатир хуҗабикәсе үзе чыккан.

Дүрт квадрат метр мәйданда булган янгынны берничә минут эчендә сүндергәннәр.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев