Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Яшь вәгазьче" конкурсы башлана

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, Россия ислам университеты һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла. Аннары...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра.

Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, Россия ислам университеты һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла. Аннары республика күләмендә уздырыла. Мөхтәсибәтләрдән эшләр 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 15 гыйнварга кадәр һәр мөхтәсибәт ике иң яхшы эшне жюрига юлларга тиеш, дип җиткерә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Вәгазьләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев