Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Кадерле балаларыбыз, сезне Халыкара балаларны яклау көне белән ихлас котлыйбыз.

 

Балачак - кеше тормышында гаҗәеп матур, еллар узгач та онытылмый торган, хыялларга гаять бай, иң гүзәл чор.  Бу бәйрәм тагын бер тапкыр һәр баланың  сәламәтлеге һәм язмышы өчен өлкәннәргә зур җаваплылык өстәлүе турында сөйли.  Безнең бурыч - үсеп килүче буынны тәртипле, белемле һәм кешелекле итеп тәрбияләү. Сәләтле балаларыбыз белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Алар белем, музыка, сәнгать, спорт өлкәсендә җиңүләр яулыйлар. Конкурсларда, фән олимпиадаларында уңышларга ирешәләр. Районыбызны республикада танытуыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар.  Бала чагыгыз күңелле, шатлык белән үтсен, йөзегездән елмаю китмәсен.

Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев