Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме, хезмәт ияләренең Халыкара теләктәшлеге көне белән тәбрик итәбез.

1 Май безгә бердәмлек символы, язгы табигатьнең уяну чоры буларак та кадерле. Язгы бәйрәм туган ягын яратучыларны үз хезмәте белән аны тагын да матуррак, ямьлерәк итәргә омтылучыларны берләштерә. Нәкъ менә язын без күп эшләрне башлыйбыз, игенчеләребез чәчүгә чыга, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре яңа сезон башлый. Авыл хезмәтчәннәре сабанда сайрашканда, яңа уңышка нигез салыначагын яхшы аңлый. Хезмәт, Тынычлык, Берләшү символына әверелгән бу көн яңа хезмәт уңышларына рухландырсын. Барыгызга да күңел көрлеге, сәламәтлек, муллык, иминлек телибез.
 

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев