Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

12 декабрь - Россия Конституцияcе көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз.

Төп Законыбыз гражданнарның хокукын һәм иреген саклый. Конституциябезнең төп принциплары илебез төбәкләренең тотрыклы үсешен, дәүләтнең нык булуын гарантияли. Төп закон кабул ителгәннән соң узган елларда илебез, республикабыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә мәгълүм үзгәрешләр кичерде. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы. Районыбыз гражданнарын: олысын, кечесен, бәйрәм белән котлап, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев