Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

12 май - Бөтендөнья шәфкать туташлары көне

Кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел һәм сабыр кеше. Сүзем район үзәк хастаханәсенең ренгент-лаборант бүлмәсендә озак еллар дәвамында намуслы хезмәт итүче, бик күп авыруларны кисәтүче, эзләнүчән, заман белән бергә атлаучы шәфкать туташы Эльвира Марат кызы Шингарева турында.

Эльвира тумышы белән кояшлы Үзбәкстаннан. Аның да башкаласы булган Ташкент шәһәреннән. Биредә ул туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлый. Урта- махсус белемне ул Төрекмәнстан Республикасының Кызыл-Кия шәһәрендә ала. Биредә ул шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Тәүге хезмәт чирканчыгын Ташкент шәһәре хастаханәләренең берсендә биш ел дәвамында терапия бүлеге шәфкать туташы буларак ала. Аннары, дүрт ел шәфкать туташы булып Ташкент авиация заводында хезмәт куя. Ренгент-лаборант хезмәтенең нечкәлекләрен дә ул нәкъ менә Ташкентта яшәгәндә үзләштерә. 

2002 елда алар гаиләләре белән әби-бабаларының, әти-әниләренең төп Ватанына - Татарстанга, аның да бер гүзәл почмагы булган Теләчегә күченеп кайталар. Кайту белән Эльвира Теләче үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Анда ике генә ел эшләп өлгерә, вакансия булу белән, тәҗрибәле белгечне ренгент-лаборант бүлмәсе шәфкать туташы итеп билгелиләр. 2004 елдан бирле ул әлеге катлаулы һәм зур җаваплылык сорый торган хезмәттә.  “Минем коллегам, табибә-ренгенолог Мөхәммәтшина Лилия Павловна  бик тырыш, үз өстендә эшләүче табибә. Без аның белән һәрдаим киңәшләшеп, пациентлар белән уртак тел табып эшлибез. Авыруларны кисәтү чаралары да - безнең төп һәм уртак бурычыбыз. Кешеләрне кече яшьтән сәламәтлекләрен сакларга, бер-берсе белән дустанә, мәрхәмәтле, кешелекле мөнәсәбәттә, позитив һәм актив тормыш белән яшәргә өндибез, өйрәтәбез”, - дип белдереде әңгәмәбез барышынада Эльвира ханым.

Көн саен аларның күз алдыннан дистәләгән кешеләр уза. Алар пациентларының сәламәт булуын күреп сөенәләр, авырганнарын күреп көенәләр. 

  • Соңгылары белән сак эшләргә, ничек тә күңелләренә позитив фикерләр өстәргә тырышабыз, психологик яктан һәрнәрсәгә әзер булып торуларын әйтәбез. Ялгыш сүз ычкындырсаң, кешенең хәтере калуы бар. Чөнки кеше күңеле пыяла, әздән дә уала. 2022 елда яңа бүлмәгә күчтек. Бу елны республика программасы нигезендә без эшли торган корпуска капиталь ремонт үткәрелде.  “Сәламәтлек” илкүләм проекты белән ренгент аппаратыбыз да яңарды, хәзер заманча, цифрлы. Хәзер эшебез күпкә җиңеләйде, селте белән эшләп азапланмыйбыз, сәламәтлегебезгә зыян салмыйбыз. Эшебездәге бу үзгәреш халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту мөмкинлеге дә бирде. Безгә хезмәт итәр өчен уңайлы шартлар тудырган район,җитәкчелегенә, хастаханә администрациясенә чиксез зур рәхмәт, - ди үз эшенең остасы булган, нәтиҗәле эшләүче, тәҗрибәле шәфкать туташы Эльвира ханым.

Бүген алар тормыш иптәше  Фәрит белән Теләче авылында яши. Дус-тау гаиләдә ике ир-егет тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә Теләче урта мәктәбен укып тәмамлаган. Дамир да, Марат та Казанда яши. Олы уллары Дамир башлы-күзле булып, әти-әнисен оныклар белән сөендерергә дә өлгергән. Төпчек уллары Марат та якын арада гаилә кору нияте белән йөри икән. Бирсен Ходай! Моңа Эльвира һәм Фәрит белән бергә гомер итүче әби-бабасы да сөенер.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев