12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне
Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы, англияле Флоренс Найтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында (1853 - 1856) дөньяда беренче тапкыр шәфкать туташлары хезмәтен булдыра. Россиядә шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрби госпитальләрдә яралы солдатларга ярдәм күрсәтү эшен башкаралар.
Бүген исә медицина учреждениеләрендә шәфкать туташларыннан башка эшчәнлекне күз алдына да китерүе авыр. Шәфкать туташлары көнен Халыкара масштабта билгеләп үтү буенча рәсми карар Шәфкать туташларының Халыкара Советы тарафыннан 1974 елның 12 маенда чыгарыла. Россиядә исә бу көн фәнни-гамәли юнәлештә ( шәфкать туташларының һөнәри осталыкларын арттыруга, шәхесләрен һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән конференцияләр, семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр) һәм күңел ачу фортамында (КВНнар, төрле конкурслар, концертлар һәм башкалар) 1993 елда билгеләп үтелә башлый. Бүген Шәфкать туташларының Халыкара Советы 130 шәфкать туташлары ассоциациясен берләштерә, аларда 27 миллионнан артык шәфкать туташы исәпләнә.
Аларның күбесе һөнәри бәйрәмнәрен хастаханәдә авырулар янында каршы ала. 2020 елда таҗлы вирус белән бәйле вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе - шәфкать туташлары. Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, хастаханәдә авырулар янында булдылар, аларның сәламәтлекләрен, тормышларын саклап калу өчен көрәштеләр.
Алай гына да түгел, тән яраларын дәвалау белән бергә алар өмете сынып барган күңелне дә сихәтләндерә белә. Ышандырырлык дәлилләр, акыллы киңәшләрен тыңлагач, тәмам тынычланып, хастаханәдән терелеп, ышанып чыга, китә авыру кеше. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер тора алар.
Бүген шундыйларның берсе - район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегенең процедуралар ясау бүлмәсе шәфкать туташы Гөлгенә Нәҗип кызы Шәвәлиева турында сөйләрбез. Теләче авылында туып-үскән кыз ул. Туган авылына җаны-тәне белән бирелгән ватанпәрвәр дисәк тә һич хата булмас. Теләчедән ул фәкать Казан медицина көллиятендә белем алган елларда гына аерылып тора.
Хезмәт юлын Гөлгенә 1992 елда район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы буларак эшли башлый. Ул чакта бүлекләр аерылмаган була әле. Декрет ялында булса да, аңа бер яшьлек баласын әти-әнисенә калдырып эшкә чыгарга туры килә. Чөнки районыбыз яңадан торгызылган елларда кадрлар кытлыгы үзен аеруча нык сиздерә. Кая куйсалар, шунда эшли Гөлгенә ханым. Күбесенчә сменалап хезмәт куялар. Берара үзенә хирургия бүлегенең операция бүлмәсе шәфкать туташы булып эшләп алырга насыйп була. Биредә ул зур хезмәт тәҗрибәсе туплый.
1998 елда район үзәк хастаханәсе янәшәсенә янкорма төзелә, бүлекләр аерыла. Шул вакытта аны поликлиника бүлегенең процедуралар ясау бүлмәсе шәфкать туташы итеп билгелиләр. 25 ел инде ул әлеге вазифада, хезмәт стажы исә 30 елдан артып киткән. Хезмәте җиңелләрдән түгел. Аңа көн дәвамында пациентларга прививкалар, укол ясарга, алардан анализ өчен кан алырга, мәгълүматларны рәсмиләштереп барып, Казанга җибәрергә туры килә. Иртәдән-кичкә кадәр 70-80 кешегә хезмәт күрсәтә ул. Шул ук вакытта төрле кешедә төрлечә холык, кем әйтмешли, һәркайсын үзенчә көйлисе-чөйлисе, һәркайсына үзенчәлекле мөгамалә кирәк.
- Көн дәвамында кешеләр арасында булганга, вакытның үткәнен сизелми дә кала. Хезмәтемне яратып башкарам. 2020 елдан башлап таҗлы вирус пандемиясе безне нык сынады. Йорттан-йортка кереп укол кадап йөрдек, үзебез дә авырып алдык. Өйгә бик соң кайта идек. Җитәкчеләребезнең эшне дөрес һәм оста итеп оештыра алуы, хезмәттәшләремнең бердәм булуы көтелмәгән әлеге сынауларны исән-имин узарга ярдәм итте. Гаиләмә зур рәхмәт, эшемнең нинди булуын аңлыйлар. Кайчакта вакыт белән исәпләшеп тормаска да туры килә. Өч кыз үстердек, бер оныгым үсеп килә, - ди Гөлгенә ханым хезмәтенең үзенчәлекләре турында.
Пациентлары һәм хастаханә җитәкчелеге аны аны изге күңелле, ярдәмчел, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, яратып башкаручы шәфкать туташы буларак белә. Аның куллары аша көн саен күпме авырулар уза, күпме кеше сихәтлек ала. Тәҗрибәле белгеч буларак кына түгел, ул ягымлылыгы, йомшак мөгамаләсе, сабыр холкы белән дә авыруларның күңелен яулый. Олы йөрәгендә кешеләрнең сызлануларын да, борчылу-хафаларын да сыйдыра, тыңлый, аңлый белә. Куллары шифалы аның. Һәр процедураны үтә дә пөхтәлек, төгәллек белән, иң мөһиме - яратып башкара. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Район халкының сәламәтлеген саклауда намуслы һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен ул хезмәт итү дәверендә, хастаханә администрацияcенең, район хакимиятенең, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Гөлгенә Нәҗип кызы кебек алны-ялны белмичә, көнне - төнгә ялгап, һәрберсе үз эш урыннарында тырышып эшләүче ак халатлы, изге күңелле шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел тынычлыгы, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Гөлгенә ханым да әлеге теләкләргә кушылып: “Аллаһы Тәгалә барчабызга саулык-сәламәтлек бирсен, балаларыбыз игелекле булып үсеннәр. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бүген махсус операциядә булган ир-егетләребез туган җирләренә, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бәхетле булып яшик! - ди.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев