1897 елда 552 кеше яшәгән
Ташлыяр.
2008 елда Ташлыяр авылында 9 кеше яшәгән, барысы да руслар.
Авылда бүгенге көнгә 5 кеше теркәлгән, 4 се шунда яши. Әбде җирле үзидарәсе составында.
Авыл 1680 еллар тирәсендә нигезләнә. 18 гасырда – 19 гасырның беренче яртысында дәүләт крестьяннары булалар. Игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, итек басу белән шөгыльләнгәннәр. 1884 елда чиркәү мәктәбе ачыла, авылда җил тегермәне, 2 кибет эшләгән.
Авылның иң зур вакыты 1897 елга туры килеп, анда 552 кеше яшәгән. 1920 елда – 507 кеше, 1926 елда – 527 кеше, 1970 елда – 100 кеше яшәгән. Авыл аерым колхоз булып, аның 2 бригадасы булган. Яшәү өчен кешегә мөмкинлекләр дә була: башлангыч мәктәп, клуб, кибетләре булган. Соңгы вакытларга кадәр 3 чакрымга сузылган авыл була.
Ташлыярдан, тулы булмаган мәгълүматлар буенча, 27 кешенең яу кырында ятып калганы билгеле, ә әйләнеп кайтучыларын гомумән ачыклап булмады. Авыл сугышка кимендә 54 кешесен озаткан дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз.
Сәлмән Гыйльмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев