19 гыйнвар православие календаре буенча – олы бәйрәм – Качману көне
Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр бу көнне. Качмануның төп йоласы – сулыкларда, бәкеләрдә чумыну – су коену.
Районыбызның Иске Карабаян авылында да әлеге изге йола башкарылды.
"Кагыйдә буларак, чуму урынында киенү-чишенү өчен махсус урын әзерләнде, кайнар чәй эчү мөмкинлеге булдырылды, - дип әлеге авылдан Михаил Федоров фотолар юллады.
Шушы ук көнне төче камырдан кач, сыер, кәҗә, сарык, дуңгыз, кош-корт рәвешендәге фигуралар ясап бәйрәм ризыгы пешергәннәр. Аларны күпме ясасаң, хуҗалыкта шул хәтле мал-туар булыр дигән ышану яши. Ул фигураларны ясаган вакытта өйгә, илгә тынычлык, иминлек, кешеләргә һәм мал-туарга исәнлек телиләр. Бу йола хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен үтәлә.
Качману төнендә кар күп яуса, икмәк уңышына, елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дигән юраулар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев