Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

19 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау ветераннары!

Сезне - дөньядагы иң кешелекле һәнәр ияләрен - һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, иминлек һәм бәхет, күңел күтәренкелеге, саулык - байлык һәм бердәмлек телибез. Сезнең хезмәтегез җиңелләрдән түгел. Сез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыгасыз. Сез медицинаның югары казанышлары булган төрледән-төрле җиһазлар, дарулар белән генә түгел, җылы сүзләрегез, шифалы кулларыгыз, шәфкать һәм мәрхәмәт тулы йөрәгегез белән бик күп авыруларга ярдәм итәсез, сәламәтлек өләшәсез. Шуңа да сезнең хезмәт һәрчак зур хөрмәткә, ихтирамга лаек булды һәм шулай булып кала да. Табиб авыруларны гына дәвалау түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен, югары әхлак принципларын халыкка җиткерүче дә. Эшкә ант биреп керүгез шуның ачык мисалы. Бүгенге катлаулы эпидемиологик вәзгыятьтә, дөньяда әледән-әле куркыныч авырулар барлыкка килеп торган вакытта, без сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм, Гиппократ антына тугры калган хәлдә, фидакарьлек, зур җаваплылык белән һәрвакыт кешеләргә ярдәм күрсәтәчәгегезгә ышанабыз. Һөнәри бәйрәмегез белән, мөхтәрәм табиблар, шәфкать туташлары, медицина хезмәткәрләре! Табигатьнең иң матур чагында үтә торган бәйрәмегез сезгә бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев