Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2024 ел - Гаилә елы уңаеннан, сезне «Үрнәк гаилә - авыл күрке» дип исемләнгән район бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Бәйгедә катнашыр өчен бары тик Гаиләгез белән бәйрәмдә, табигатьтә, өй шартларында фотога яки видеога төшеп редакциягә юлларга гына кирәк.

Шулай ук, әлеге темалар буенча безгә язмалар да юллый аласыз. Иҗади эшләрдә сезнең якыннарыгыз, бабай - әбиләрегез, әти - әниләрегез һәм балаларыгыз булуы мөмкин. Иң мөһиме - эшләр позитив, кызыклы булсын!

Бәйгенең максатлары:

- Гаиләдә ата - бабадан килгән гореф - гадәтләрне саклап калу, аларны киләчәк буынга җиткерү һәм  үрнәк гаилә моделен күрсәтү.

Җиңүчеләрне әлеге номинацияләр буенча ачыкларбыз:

- “Килен – кайнана туфрагыннан”

- “Иң бәхетле татар гаиләсе”

- “Иң бәхетле рус гаиләсе”

- “Иң бәхетле керәшен гаиләсе”

- “Иң яшь гаилә”

- “Иң креатив гаилә”

- “Иң тырыш гаилә”

- “Иң иҗади гаилә”

- “Спорт - безнең дустыбыз”

- “Безнең династия”

- “Ел гаиләсе”

Нәтиҗәләр 2024 елның 15 декабренә кадәр игьлан ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев