Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

22 август - Россия флагы көне

1991нче елның 22 августында РСФСР власте Россиянең тарихи әләмен милли байрак дип санарга карар итте.

Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе.  Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Триколорга багышланган бәйрәм рәсми дип саналмый, шул сәбәпле бу көн ял көне түгел.

Россия триколорының тарихы 310 елдан артып китә. 1705 елда ук Петр Беренче барлык сәүдә корабларына ак-зәңгәр-кызыл байрак астында йөзәргә куша. Бу төсләрне патша үзе сайлый. Бары тик XIX гасыр ахырында гына әләм рәсми төстә дәүләтнеке дип таныла.

Әмма Флаг көне башка вакыйгалар – 1991нче елның 22 августында (август путчы вакытында) тарихи триколор торгызылу хөрмәтенә булдырыла. Нәкъ менә 1991нче елның 22 августында Югары Совет карары белән триколор милли әләм дип исәпләнә башлый һәм Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә беркетелә.

2000 елда “РФ дәүләт байрагы турында” Федераль Конституция Законына кул куела.

Россия флагы көнендә барлык регионнарда да тантаналы патриотик чаралар, спорт ярышлары, авто-, вело-һәм мотойөрешләр, флешмоблар, конкурслар һәм концертлар үтә. Барлык чараларның да максаты бер – Россия дәүләт символларының мөһимлеген күрсәтү. 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев