24 гыйнвар көнне район хакимиятенең утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы булды.
Утырыш турыдан-туры район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан алып барылды.
Шулай ук утырышта райондагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасы белән турыдан-туры яки читтән бәйле булган барлык хезмәтләрдән вәкилләр дә катнашты. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе тарафыннан башкарылган эшкә анализ ясау барышында районның ЮХИДИ оешмасы җитәкче Ришат Нәзиров 2019 елга анализ ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә 14 юл халәкәте теркәлгән, шунда 2 кеше вафат булган. 25 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Алдагы еллар белән чагыштырганда балаларның юл-транспорт травмасы алулары арткан.
Район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов: “Машина йөрүче һәр кеше тәртипле йөрергә тиеш. Җәяүлеләрдән дә күп нәрсә тора. Юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтик. Юлларда бер-беребезгә ихтирамлы булсак иде. Хәзер машинаны артка чигерә белмәүчеләр, машина таныклыгы ала. Тиешле дәрәҗәдә белем бирелсен”, - диде. Җыелыш барышында район эчендәге кайбер юлларга, ышыклау полосалары максатыннан, агачлар утырту һәм мәктәп автобусларында һәр балага яктырткыч элементлары булган җилетлар булдыру турында фикер алышынды. Шулай ук балаларны автобусларда йөрткәндә игътибарлы булырга, юлларны чистартып торырга кирәклеге турында кисәтелде.
Киңәшмә барышында район юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Ярмиев, “Мишә” җәмгыяте җитәкчесе Илсур Зиннәтуллин һәм хуҗалык конторасы җитәкчесе Азат Шәйхетдинов, ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдиновлар чыгыш ясады. Алар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үзләрендә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады. бу мәсьәлә буенча килеп чыккан кыенлыклары белән уртаклашты. Бу хакта тулырак "теләче" газетасыннан укый аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев