Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Район халкының күпчелеген татарлар тәшкил итсә дә, җирлегебездә руслар һәм башка милләт вәкилләре дә яши. Һәр милләтнең үз теле, үз гореф-гадәтләре. Тоткан диннәребез дә төрле. Әмма, шунысы игътибарга лаек, кемнең кайсы милләттән булуына карамастан, республикабызда төрле конфессия вәкилләре бер-берсен ихтирам итеп, үзара ярдәмләшеп яши.

"Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып",

дигән Тукай. Кешелек дөньясында үсеш, эволюцион процесслар аралашу хисабына бара. Төрле халыклар бер-берсенең матур гадәтләрен, тәрбия ысулларын өйрәнә һәм кулланылышка кертә. Милли гореф-гадәтләрме, дини йолалармы - берсе дә начарлыкка өйрәтми. Иң мөһиме - башка конфессияләрнең үрнәк булырдай, өлге итеп алырдай сыйфатларын күрә, бәяли белергә, ихтирам итәргә һәм шул ук вакытта үз йөзеңне югалтмыйча, миллилекне саклап калырга кирәк! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев