Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 сентябрь - Тәрбиячеләр көне

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт, зур осталык, күңел җылысы, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч, энергия һәм зур сабырлык сорый. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбияченең төп бурычы. Тормыш тәрбиячеләр алдында һәрвакыт югары таләпләр куйды. Замана үзгәрә, аның белән бергә мәгарифкә яңа стандартлар кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сабыйлар дөньясында куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәк көннәрегезнең дә матур нәтиҗәләр алып килүен, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев