Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

50 ел – мәктәптә

- Укытучы һөнәре бик кызыклы, иҗади һәм мавыктыргыч һөнәр. Ул дөньяга бер керсәң, һич чыгам димә! Әлеге һөнәрне, балаларны яраткан, аны ихластан бирелеп башкарган укытучы, алтын таулары вәгъә итсәләр дә башкага алыштырмый.

Мәктәпкә эшкә килүче яшь укытучылар табигый сәләт өстенә, яңа идеяләр, яңа укыту алымнары, кыскасы, яңалыклар җыелмасы белән килергә тиеш.  Уку йортыннан ул аларның барысын да алып чыгарга тиеш. Әлеге сүзләрем мәктәптә тәүге адымнарын башлап җибәрүче  яшь белгечләр өчен укытучы һөнәренә реклама булып яңгырасын иде, - ди 50 мәктәптә балаларга тәрбия һәм биргән, быел 51 нче уку елын башлап җибәрәчәк Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Раиса Дмитриевна.Сөбханалла! Күз тимәсен, ул бүген дә рус теле һәм әдәбиятының бөтен матурлыгын,  аһәңен балалар күңеленә сеңдерә. Нинди генә дәвердә яшәмик, бай мирас - бөек рус телнең, әдәбиятының эстетик кыйммәтләре үзгәрешсез кала Алар да укытучы хезмәте кебек, мәңгелек.

Кызганыч, бүген яшьләр арасында укытучы һөнәренә киләм дип торучылар бик күренми. Шул юнәлештә белем алучылар да, бераздан җайлырак, төшемлерәк эш урынын сайлый. Табигый күренеш, һәркемнең үзе теләгән җирдә эшләргә, яшәргә хакы бар. Икенче яктан, укытучы һөнәрен яратса, ташламас, калыр, балачак, яшьлек хыялларына хыянәт итмәс иде дип тә уйлап куясың. Тик менә дәүләт, уку йорты тарафыннан зур өметләр баглап бирелгән укытучылык белгечлеге генә (дипломы гына) кызганыч. Шәхсән мин моны җилгә очкан акчалар, әрәмгә узган яшь гомер дип саныйм.  Ул бит шуның белән халыкка, илгә-көнгә игелекле хезмәт итәргә тиеш ләбаса. Бу уңайдан Раиса Дмитриевнаның да фикерләре минекеләр белән аваздаш: “Йөрәк бигрәк тә әнә шунысы өчен әрни. Безнең өчен уку энә белән кое казу гына түгел, үрелеп буй җитә алмаслык илаһи бер дөнья иде. Ничек инде шуның, бигрәк тә яшьлекнең кадерен белмәскә?!”, - ди ул.

Зур олимпка юл Раиса Дмитриевнаныкы да әнә шул балачак хыялларыннан башлана. Олимп дим, чөнки ул укытучылык эшендә иң биек яулаган укытучыларыбызның берсе. Без аны республиканың халык мәгариф отличнигы,  Атказанган укытучысы һәм Россия Федерациясенең Атказанган мәгариф хезмәткәре буларак беләбез. Боларга Татарстан Республиксы Мәгариф министрлыгының, район хакимиятенең, район мәгариф бүлегенең  күпсанлы Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатларын да өстәргә кирәк. Барысы артында намуслы, фидакарь хезмәт, үз һөнәреңә чиксез бирелгәнлек, ярату ята. Минемчә, иң мөһиме – балалар мәхәббәте, әти-әниләр, хезмәттәшләр хөрмәте. Анысын инде, бернинди дан-дәрәҗәләргә дә алыштырып булмый. Кем әйтмешли, йөрәк эше. Бу очракта Раисә Дмитриевнага күршеләргә әҗәткә кереп торасы юк. Һәркайсыбызның күз алдында: аны барысы да ярата, хөрмәт итә. Мөгаен, әлегәчә мәктәптә эшләп килүенең дә сере шундадыр. Җибәрмиләр, җибәрергә теләмиләр. Әлеге юлларны язганда ирексездән  мәгълүм җыр юллары искә төшә: 

Балаларның теле - кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Гүзәл табигатьле, зур мәдәниятле Субаш авылыннан ул. Әлеге сүзләрне раслар өчен халкыбызның сөекле җырчысы Нәфисә Василова,  татар җыр сәнгатенең бүгенге примадоннасы Венера Ганиеваның әнисе, туган апасы Мария түтинең  шушы авылда туып-үсүен дә әйтеп үтү дә җитә. Шунысын да әйтеп үтик, Мария түти  Агафья  түти белән Дмитрий дәйдәй гаиләсендә җиденче, төпчек бала булып үскән Раиса Дмитриевнаның тәүге укытучысы була. Гадәттә, төпчекләр иркә, назлы, тәмле телле булалар. Килешәсездер, бу очрак Раиса Дмитревна  өчен дә искәрмә түгел. Гомеренең шактый өлешен урман хуҗалыгында  хезмәт куеп үткәргән әтисе, төпчек бала булгангадыр, аны аеруча ярата, гел үзе белән ияртеп йөри. Табигатькә, гомумән, матурлыкка соклана белү сыйфты да әтисеннән күчкән дип саный ул. 

Җиде туган арасында бердәнбер укытучы ул. Укытучы  булып китүе әлеге дә баягы балачак мавыгуларына барып тоташа.  Кичләрен әти-әниләре кунакка киткәч, 10-12 яшьлек кызлар аулак өйдә мәктәп тормышын уйный торган булганнар. Соңрак Казан педагогия училищесын бик яхшы билгеләренә генә укыячак, тәмамлаячак һәм Субаш мәктәбенә балалар укытырга кайтачак Раиса укытучы булып уйнап, тәүге чирканчыкны әнә шул аулак өйләрдә ала. Субаш мәктәбендә ул биш ел хезмәт куя. Ул җитәкләгән сыйныфта укучыларга ( җәмгысе 44 укучы булганнар) быел 60 яшь тулган. Раиса апаларын хөрмәтләп очрашуга чакырганнар. “Онытмагач, рәхмәттән башка сүз юк. Алар яныннан яшәреп, яңарып, килер көннәргә көч-егәр җыеп кайтасың. Биш ел саен очрашуга чакралар,” – ди бу хакта Раиса Дмитриевна.

Субаш мәктәбендә эшләгән чорда язмыш аны Мансур Минзариф улы белән очраштыра. Килешәсездер, республикада, шул исәптән Саба, Теләче районнарында кем өчен дә мәгълүм шәхес. Шактый еллар район мәгариф бүлеген җитәкләде. Димәк, укытучы һөнәре аңа ят түгел. Гаиләдә дә әлеге һөнәргә карата аңлау, булышлык итү, теге яки бу башлангычларда теләктәшлек белдерү зур булган. Бу урында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә гомер буе балалар укыткан, әлеге төбәкнең штатлы булмаган җырчысы,  бертуган апасы Галия апаны да искә төшереп узмыйча булмый.: “Күңел биреп, иң нәтиҗәле эшләгән вакытым мәгариф өлкәсендә булды. Ул елларны сагынып, яратып искә алам”, - районның шәрәфле гражданины Мансур Минзариф улы.  Быел аларның бергә яши башлауларына 45 ел тулган. Киләсе елның март аенда Раиса Дмитриевна үзенең 70 нче язын каршылаячак. Бәрәкәтле гомерләр димичә ни дисең инде. Аларга исәнлек-саулык, балалар, оныклар куанычы, хәерле гомерләр теләп калабыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев