Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

61 нче бәйгедән фоторепортаж

2-3 февраль көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда герой -шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган көрәш турниры булып үтте.

2 февраль көнне ярышны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе Президенты Марат Әхмәтов, Россия Федарациясе Дәүләт Думасы депутаты Рәстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышларны ачу тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең “Көрәш үсешендә куйган аерым хезмәтләре өчен” Алтын билгесе белән бүләкләнде.

Шулай ук, чарада "Иң яхшы судья" номинациясендә райондашыбыз Сафин Алмаз Зөфәр улы һәм көрәш темасын яктырканы өчен "Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге корреспонденты Нигьмәтҗанов Фәнил Нәҗип улы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Котлыйбыз!

Ике көн дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта командалар беренчелегендә районыбыз җыелма командасы очколар саны буенча Лаеш командасыннан аз гына калышып, икенче урынны яулады. Өченче һәм дүртенче урыннарны Әлмәт белән Казанның “Зилант” командалары бүлеште.  Бишенче урында -  Чаллы җыелма командасы. Шәхси беренчелектә, 115 кг кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Раил Нургалиев Чемпион исемен яулады. Мөнир Галлямов, Рамил Мөхәммәтов һәм Айгиз Зәйнетдинов үз үлчәү авырлыкларында бронза медаль ияләре булдылар. 130 кг кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Раил Мараков икенче урынга лаек булды. Көршчеләребезне зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, киләсе бәйгеләрдә дә уңышлар һәм имин көрәшүләрен теләп калабыз.

 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев