8 апрель көнне көндезге сәгатьләрдә почта бинасы янәшәсендә “Язылучылар көне” узачак
Бу көнне “Теләче” газетасына 2022 елның II яртыеллыгына ташламалы бәядән (694 сум 08 тиен) язылып булачак.
Шунда ук, нәкъ шул көнне, язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак. Әлеге чараның төп иганәчесе – “Нәүрүз” кооперативының Теләче сөт-май заводы. Димәк, әгәр “Теләче” газетасына 8 апрельдә, почта бинасы янәшәсендә, безнең янда язылсагыз, сезгә бу күпкә отышлырак була дигән сүз. Беренчедән, очсызрак һәм, икенчедән, бүләк оту ихтималы зур. Сезне әлеге чарада көтеп калабыз!
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев