Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Җылы кояш нурларына төренеп, язның беренче ае – март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбызга ихлас котлау сүзләрен һәм изге теләкләремне җиткерәм.

Хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә. Дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, сезнең хезмәт катнашмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Сез, республика, ил казанышларына зур өлеш кертәсез. Күп төрле җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтүче хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.

Районда 6881 хатын кыз яши, яки халыкның-51% ы. Иң өлкән яшьтәге хатын-кыз – Иске Карабаян авылында матур гына гомер итүче Арсентьева Дарья Максимовна 103 нче яшен ваклады. Арабызда Бөек Ватан сугышы ветераны-зенитчы Сабирҗанова Таисия Павловнаның яшәве сөендерә. Үзәк авылыннан Социалистик Хезмәт Герое Кәримова Гөлбикә апа һәм “Шәхси батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән Максабаш авылыннан Галеева Альмира Рәшит кызы - районның горурлыгы.

Улларын, тормыш иптәшләрен махсус хәрби операциягә озаткан сеңелләр, апалар, ил терәге булырдай батыр уллар үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә! Улларыгыз, ирләрегез туган якларыбызга җиңү белән исән-сау кайтып, алга таба матур итеп яшәргә язсын!

Уважаемые женщины! Примите самые искренние поздравления с праздником весны - 8 Марта! Мы благодарны вам за добросовестный труд, понимание, сердечность, милосердие! Пусть множится счастьем жизнь каждой из вас. Желаю всем здоровья, семейного уюта, благосостояния, хорошего настроения на долгие годы!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Ихластан язның иң ямьле бәйрәме белән тәбриклим. Тормыш мәшәкате йөзегездә кояш нурларын капламасын, гел шулай яшь, чибәр булып, бәхеткә торенеп, иң кадерле кеше булып гомер кичерегез!

Бәйрәм белән!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqv2FjB7