Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

85 яше белән барса да район газетасын яратып укый

Халкыбызда гасырлар тирәнлегеннән үк килә торган иң гүзәл сыйфатларның берсе – балага һәр эштә үрнәк күрсәтү, узара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булу. Әйе, һичшиксез, бала иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә...

Бүгенге язмам герое Гиззинур апа белән очраклы таныштым дисәм дә була.  Кызы Рәсимә апаның телефон номерын табып шалтыраттым да кунакта булып кайттым үзләрендә.

Гиззинур апа 1939 елны Түбән Саурыш авылында туа.  Әтисе Зәйнулла бабай атаклы кул остасы  - итек баса, чаналар, көянтәләр  ясый торган була. Гиззинур әтисе белән кечкенәдән авылдан-авылга итек басарга йөри - җиденче сыйныфны тәмамлагач, әтисенә булышырга дип, мәктәптә башка укымый.  Ә бит  иң яхшы укучыларның берсе була - немец телен, Баландыш авылыннан килеп  математиканы укыткан   Шафик абый Нотфуллинның дәресләрен яратып үзләштерә ул.  Сугыш чоры балалары иңенә төшкән барлык авырлыкларны күрә Гиззинур апа. 14 яшеннән Калинин өлкәсенә вагон бушатырга киткән җирдән, кулын имгәтеп кайта. “Монда әни дә юк. Исән - сау авылга кайтсам, фермада булса да эшләргә риза булыр идем,- дип  җылаган чаклары күп була аның. “Фәрештәләрнең “амин” дигәненә туры килгәндер ул сүзем, кайтуга фермага урнаштырдылар. 17 шәр сарык  бәрәнли иде бер төндә. Ут юк.  Үзебез кечкенә. Бәрәннәрне күтәреп ташыйбыз. Күрде инде башлар”, - дип  елмаеп сөйли ул хәзер. 21 ел буе сыер сава, соңыннан 19 ел бозаулар  карый  Гиззинур апа.  Грамоталары да бик күп. “За доблесный труд” медале иясе. Авыл советы депутаты булып та  тора ул заманында.

“Безнең әни, авыр эштән курыкмаган инде ул. Әтинең бер  туган апасы  алар белән яшәгән сугыш елларында. Ире сугышта. Бабалары сугышта. Олы малайлары сугышта. Аннан соң ике игезәк малайларын да сугышка озаталар.  Кияүләре хәбәрсез югала.  Шушы  апа сәламәтлеге аркасында колхоз эшенә чыга алмый,  өй эшләрен генә башкара торган була. Шушы апабыз  пенсиясез калмасын дип, әни аңа ай саен фермада эшләгән көннәренең беразын яздырып бара торган булган, - дип  искә алды кызы Рәсимә апа бу көннәрне.

Туганнарына кунакка килгәч җиреннән кияүгә чыгып кала ул. Булачак тормыш иптәше Хатыйп абый “ кияүгә чыгасыңмы миңа” дип сорагач, “юк нишләп үземнән  сигез яшкә олы кешегә   чыгыйм”, -  дип җавап бирә. Ул вакытларны Гиззинур апа көлеп искә алды: “Кызлар белән кич клубка чыккач, сөйләшәләр авылда бүген бер кыз кияүгә китә икән дип.  Кем икән дибез.  Син диләр. Өстә начар гына киемнәр иде. Тәки шул килеш урлап кайттылар. 20 яшь иде миңа. Әни каршы килсә дә, әти риза булды. Вәгъдә биреп куйган егетем юк иде әле ул вакытта.”. 1959 елның декабрендә өйләнешәләр алар.  Хәниф  абый  бик таләпчән кеше була. Ул да 15 яшеннән чыгып китеп  Казахстан якларында эшләп кайта. Пленга төшкән  немецлар белән вагоннар да  бушатырга туры килә үзенә. Корелиядә геолог булып  эшли. Армиядә хезмәт итә. Магаданда урнашкан ГУЛАГта каравылчы  булып та эшли.  “Газеталар, китаплар укырга ярата иде. Без кечкенә чакта идәнгә тезеп утыртып,   русча китаплар укый торган иде.  Гармунда уйнап безне җырлата иде.   “Правда” газетасын 1953 елдан бирле алдырды. Бер хәрефен калдырмыйча укый иде.   Өйдә стенада зур карта эленеп торды. Бөтен ил буенча тарихны белеп тора иде. 56 ел бергә яшәделәр  әниебез белән. Хәр эшне икесе бергә эшли иде алар. Әни хәтта машина тәгәрмәчләрен көйләп бирә иде әти машина астына сыймый башлагач.  Әле шундый кызык хәл дә була. Гадәттәгечә, ишегалдында машина көйлиләр икән. Күрше Сәлмән абый керә дә , машина астында әти дип белеп, Хатыйп , Хатыйп дип нидер сөйли икән. Хатыйп түгел әле бууу, дип, машина астыннан әни килеп чыккач рәхәтләнеп көлешкәннәр аннары , - ди Рәсимә апа.

1984 елның 1 маенда Өчнарат авылындагы өйләре янып бетә аларның. Авылда  өч хуҗалык яна ул вакытта.  Иске Икшермәгә өй салып чыгалар.  Кызлары (Рәсимә, Вәсимә,Кифая)  өчесе дә мәктәпне  алтын медальгә тәмамлыйлар. Рәсимә апа Казанда институт тәмамлап, Лесхоз мәктәбендә эшләп йөргән дәвердә Түбән Саурыш авылы егете  Рафаэль абый белән танышып гаилә корып җибәрәләр.  1997 елда Теләченең үзендә йорт тергезеп  яши башлыйлар. Бер кызлары Вәсимә бүгенге көндә Сарман районы админстрациясендә бухалтерия бүлеге, ә Кифая Сарман районы шифаханәсендә  кадрлар бүлеге җитәкчесе икән.

“ Әти белән әни олыгайгач, үзебез янына алырга булдык - 2004 елда сабантуйга килгән җирдән монда яшәп калды алар.  Үзем гомер буе Теләче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыттым. Имтиханнарга 12 ел рәттән әзерләдем  балаларны. Әле ялда булса да хәзер дә булышуын  сорап киләләр икән Рәсимә ападан. Булышам, каршы төшкәнем юк,  ди үзе.  Тормыш иптәше Рафаэль абый гомере төзелеш өлкәсендә эшли. “Белемем буенча инженер -строитель мин.   Хезмәт юлымны Шәмәрдәндә башладым.  Аннары Ленин колхозы,  “Җәлил” совхозы,  “Муса Җәлил” колхозы. Район администрациянең төзелеш бүлегендә 14 ел,  аннан  “Вамин” да 10 ел эшләп ялга чыктым”, - дип сүзгә кушылды Рафаэль абый.

Хәзер дә өйләре тулы китап. Энцеклопедияләр, словарьлар, тарих китаплары... Олыларның  китап уку гадәте балаларга, оныкларга күчкән.  Оныкларының шулай китап яратып үсүләре өчен, белемгә омтылуларына бик сөенә Гиззинур апа. Инде 85 яше белән барса  да район газетасын яратып укый икән, “алты айга күптән язылып куйдым инде мин. Берсен дә калдырмыйча укып барырга тырышам, - ди ул.   Сөбехан Аллаһ! Сугыш чоры авырлыкларын күреп тә сынмаган, тормышны яратып туймаган язмам героена әле бик күп язларны күрергә язсын дип телисе килә!

Зөлфия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев