Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

9 май - Җиңү көне белән!

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм, тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп, Бөек Җиңүне якынайткан әбиләр, апалар! Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәбез

Иң рәхимсез, иң канлы, җимергеч Икенче Бөтендөнья сугышы еракта, узган гасырда ук калды. Бу сугышта йөзләрчә миллион кешеләрнең тырышлыгы белән, дистәләрчә миллион кеше гомере бәрабәренә яуланган Җиңү көне елдан-ел ераклаша бара. Әмма вакыт кешелек дөньясының рәхмәтле истәлеген җуя алмый. Аерым якташларыбызның батырлыклары тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Батырларыбызның исемнәре халкыбыз күңелендә батырлык, чыдамлык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык символы булып яши. Хөрмәтле ветераннар! Сез зур сынаулар аша узып, сугышның ачысын-төчесен татып, дошманны җиңдегез. Сугыштан соң җимереклекләрне торгызуда үз-үзегезне аямыйча эшләдегез. Сезнең алда баш иябез. Киләчәктә дә гел шулай көр күңелле, тормышны яратучылар булып калыгыз. Барыгызга да сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Дөньялар тыныч булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә, иминлектә озын гомер итәргә язсын. Без сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар! Бәйрәм белән хөрмәтле райондашлар!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, ветераннарның район Советы

Фото: интернеттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев